"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы
2019 елның 20 апрелендә 13.00 сәгатьтә Балык Бистәсе 1нче номерлы гимназиясе базасында "Җиңү өчен 100 балл» Бөтенроссия акциясе узачак.
19 нчы апрельдә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы халык шагыйре, якташыбыз Равил Фәйзуллинның “Гомер калейдоскобы” дип аталган яңа китабын тәкъдир итү кичәсе була.
Һәр айның беренче сишәмбесендә районда ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне уздырыла.
0